Биографиясе

1888 ел, Тамбов губернасы, Спас өязе Сургодь авылы — 1966 елның 11 июне, Казан.

Мулла гаиләсендә туа.

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (1918), Мәскәү университетының юридик факультетын (1928) тәмамлый.

1922–1927 елларда ТАССР Академүзәге редколлегиясенең фәнни сәркәтибе, 1928–1930 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советының Дәүләт план комитеты икътисадчысы, 1931–1932 елларда Казан төзүче инженерлар институтында политэкономия укытучысы, 1931–1938 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби хезмәткәр.

1932–1933 елларда «Милләтчеләрнең контрреволюцион-фетнәчел оешмасы» эше буенча мәхкәмә тикшерүенә җәлеп ителә.

Иҗаты

Журналистлык эшчәнлеген 1913 елда «Кояш» газетасында башлый. «Ярдәм кирәк», «Татар графикасы», «Авыл мәгарифе реформасы һәм без» һ.б. мәкаләләрендә Нуркин укытучыларның авыр хәлләре турында яза, укытуны тормышка якынайту, татар теле орфографиясендә бердәм кагыйдәләр булдыру кирәклеген әйтә. «Сәйяр» труппасы куйган спектакльләргә рецензияләр язып, Г.Болгарская, Ф.Ильская, Г.Кариев, К.Тинчурин һ.б. актёрларның иҗатын анализлый.

М.Сервантесның «Дон Кихот» (1929), Л.Толстойның «Отец Сергий» (1930), И.Тургеневның «Муму» (1930) әсәрләрен, В.И.Ленин һәм К.Маркс хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Башлангыч мәктәпләр өчен уку ярдәмлекләре төзүдә катнаша («Туган тел», 1–4 кисәк, 1916–1918; «Татарча уку», 1920; «Яңалиф», 1929).

Автор – Ф.И.Ибраһимова