Биографиясе

1924 елның 6 декабре, хәзер Белоруссия Республикасы, Гомель өлкәсе Баевка авылы — 1986 елның 20 феврале, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1953), шунда ук эшли.

Хезмәтләре азоторганик кушылмалар химиясенә карый. Шапшин күптөшле ароматик аминнар нитрочыгарылмаларын тикшерә. Каты шартлагыч матдәләрне сәнәгый җитештерүгә нигез булган каталитик ариламинлау реакциясен ача.

Махсус химиягә багышланган 40 мәкалә авторы.

Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены; медальләр белән бүләкләнә.