Эчтәлек

Татар такмаклап елавының (елау-сыктау), гадәттә, кайбер вариацияләр белән тотрыклы поэтик тексты бар; сирәгрәк — импровизацияләнгән поэтик әсәр. Иң күпсанлы төркемне туй такмаклап елаулары тәшкил итә, аларда кияүгә биреләсе кыз туган йортыннан аерылу сагышын белдерә. Туй такмаклап елаулары мишәрләрдә («Кычкырыгыз миңа: «Таң кучат»; «Китәмен лә инде, китәмен»), керәшеннәрдә («Тудыкайлар») бик аһәңле һәм тирән эмоциональ көчкә ия. Татарларда җеназа сыктаулары юк дигән фикер татар фольклористикасында озак яши.

Ф.С.Баязитованың 1980–1990 еллардагы экспедицияләре аларның Себер һәм Әстерхан татарларында, татарлашкан мордваларда барлыгын ачыклый. Кайвакыт такмаклап елауларның эчтәлеге ислам рухы белән сугарылган (үлгән кешегә Аллаһның рәхмәте яусын, урыны оҗмахта булсын дип теләүләр); аларның кайберләре төнгә укыла торган мөселман догалары белән тәңгәл килә.

Әдәбият  

Мөхәммәтҗанов Р. Туй йола поэзиясе // Татар әдәбияты мәсьәләләре. Уфа, 1972;

Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. К., 1980;

Мәһдиев М.С. Йола фольклоры // Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. К., 1987;

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. К., 1995;

Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. К., 1997;

Казанская история. М.–Л., 1951.

Автор — Ф.И.Урманчеев