Биографиясе

1877 елның 19 марты, Казан губернасы, Тәтеш өязе Тутай авылы – 1926 елның 26 гыйнвары, Казан.

1904–1905 елларда «Тифлисский листок» газетасында, 1905–1907 елларда Түбән Новгород, Харьков типографияләрендә эшли. 1905–1907 елгы рев-циядә һәм Октябрь революциясендә катнаша.

1918 елда Казанда Мөселман комиссариатында эшли. Казанны чех-словаклар корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәрләреннән азат итү сугышларында катнаша.

«Эш» газетасында мәкаләләр бастыра, шәһәрдә спектакльләр куюны оештыра, алардан кергән акча Сөембикә манарасын төзекләндерүгә тотыла.

1919–1920 елларда «Кызыл Йолдыз» агитпароходында агитатор-инструктор.

Истәлеге

Казан шәһәренең бер урамы Садыйк Әхтәмов исемен йөртә (1929).

Әдәбият

Хабибуллина Ф. Ахтямов С.М.// Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Книга 3.