Эчтәлек

1882 елда ачылган хәреф кою остаханәсендә татар шрифтлары да коела һәм татар китаплары да басыла башлый. 1888 елда матбаганың идарәчесе итеп куелган И.Н.Харитонов ташбасма ысулын җайга сала, гальванопластика, тиз басу машиналары булдыра. Басмалар полиграфик эшләнешләре ягыннан югары дәрәҗәгә җиткерелә, 1886 һәм 1890 еллардагы фән-сәнәгать күргәзмәләрендә бүләкләргә лаек була. Матбага татар наширләре һәм укучылары арасында зур абруй казана. Бастырып чыгарган татар китаплары саны буенча ул кайбер елларда XIX йөзнең икенче яртысында Казанның иң эре матбагаларыннан саналган университет һәм Чирков басмаханәләрен дә уздырып җибәрә.

1882–1894 еллар арасында матбагада 225 исемдә татар китабы басыла (гомуми тиражы 1,5 млн данә), анда иң әүвәл басылган китап – «Татарско-русская азбука», ул шуннан соң да күп мәртәбәләр дөнья күрә; икенче басма – Александр Македонский турындагы «Китаб-е Искәндәр». Матбагада татар реалистик әдәбиятының күренекле әсәрләре – З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» (1887), «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар», 1890) романнары, Ф.Халидинең «Рәдде бичара кыз» (1888) драмасы, К.Насыйри, Р.Фәхретдин әсәрләре һ.б. беренчеләр булып басыла. Шулай ук анда Шәрекъ әдәбияты әсәрләре, Һиндстан, Әфганстан турындагы тарихи китаплар, фольклор җыентыклары, татар халык җырлары, әкиятләре, мәҗмугалары, әлифбалар, сарыф-нәхү дәреслекләре, календарьлар күпләп басыла, шул җөмләдән 70 ләп басма дини китап – Коръән, Һәфтияк, догалыклар басылып чыга. Аз санда русча басмаларга да урын бирелә: дәреслекләр, сүзлекләр, реклама материаллары нәшер ителә.

1884 елда матбагада – 6 кеше, 90 нчы елларда 18 кеше эшли. Цензура эзәрлекләүләре аркасында Вечеслав матбага тоту һәм китап басу эшеннән баш тартырга мәҗбүр була, һәм 1894 елда ул үз матбагасын Б.Л.Домбровскийга сата (кара: Домбровский Б.Л. басмаханәсе).

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1975.

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казань, 1983.