Эчтәлек

Казан губернасының Лаеш белән Мамадыш өязләрендә аеруча киң тарала. Тарихи чыганакларда бу өязләрдә «…тулаем алганда, тегүчелек белән шөгыльләнүче татар халкы яши торган бик күп волостьлар бар» диелә.

1880 еллар ахырында Лаеш, Мамадыш һәм Казан өязләрендә тегүчелек кәсепчелеге белән шөгыльләнгән 4 меңнән артык кеше исәпләнә, аларның күбесе татарлар була. Тегүчеләрнең бер өлеше өйдә эшли, калганнары эш эзләп якын-тирәдәге авылларга һәм күрше Вятка, Пермь, Уфа губерналарына юнәлә. Кайбер тегүчеләр Оренбург, Троицк, Ташкент шәһәрләренә китәләр. Тегүчеләрнең эш сезоны авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач башлана һәм көзге-кышкы чорда берничә ай дәвам итә. Заказ буенча туннар, кафтаннар, бишмәтләр һ.б. тегәләр. Тегүченең хезмәт хакы бер елга 80 сумнан алып 120 сумга кадәр тәшкил иткән.

Әдәбият  

Материалы для исследования промыслов населения Казанской губернии. к., 1887.

Автор — И.Р.Вәлиуллин