Озынлыгы 13,5 км, бассейнының мәйданы 96,5 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Мәлем авылыннан 6 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Мәлем авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак.

Елга башының абсолют биеклеге 222 м, тамагыныкы – 84 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Мәлемнең 0,8 дән алып 10,3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Алар арасында иң зурысы – Баса инеше. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2.

Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 96 мм, ташу вакытында су катламы 73 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,076 м3/с.

Суы бик каты: язын 9–12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12–20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300–400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.