Биографиясе

1890 елның 25 январе (6 феврале), Сембер губернасы Липовка авылы – 1922 елның 5 августы, Мәскәү.

Петербург психоневрология институтын (1914), прапорщиклар мәктәбен (1915) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1918 елдан Кызыл Армиядә; Казанны Чехословак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе кулыннан азат итү өчен барган сугыш бәрелешләрендә катнаша (1918, сентябрь); 1 нче Казан совет укчы дивизия башлыгы, 1918 елның ноябреннән Казан губернасы хәрби комиссары.

1919 елда Казан һ.б. ныгытылган хәрби районнар коменданты һәм Казан хәрби гарнизоны башлыгы. Шул елның августыннан Петроград сагында – ныгытылган хәрби район коменданты, шәһәрнең эчке сагы башлыгы, аерым гаскәри бригада командиры.

1920–1921 елларда 55 нче укчы дивизия башлыгы, Петроград хәрби округы командующие, 7 нче армия командующие һәм армиянең революцион хәрби советы әгъзасы.

Әдәбият

Авров Н.Н. Солдат революции. Чебоксары, 1968.

Авров Н.Н. Авров Д.Н. // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.