Тарихы

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Авыл мәгълүматларына караганда, авылга (тәүге исеме – Камышлы Күл) 1928 елда, Чалпы авылыннан күчеп килгән 88 гаилә нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварынан Азнакай районнарында.

Хәзер Чалпы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Камышлы» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Г.Галимов), 1959 елдан «Коммунага» колхозы составында (Чалпы авылы), 1961 елда «Коммунизмга» дип үзгәртелә.

1988 елда Камышлы, Ирекле авылы белән бергә мөстәкыйль «Ирекле» колхозы булып бүленеп чыга. 1998 елдан «Ирекле» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы. 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы («Ирекле» бүлекчәсе) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Авыл үсешенә колхоз рәисе С.Аппаков (1961–1981 елларда аның җитәкчелегендә фермалар, амбарлар, ат абзарлары төзелә) һәм И.С.Гыйләҗев (1981–1990 елларда яңа терлекчелек комплексы, клуб, колхозчылар өчен торак йортлар төзелә) зур өлеш кертәләр.

Авыл халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы («Ирекле» бүлекчәсе) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда медицина пункты ачыла, 1934 елда клуб һәм китапханә бинасы төзелә, 1932 елда балалар бакчасы оештырыла.

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла (1931 елда яңа бина төзелә), 1942 елда җидееллык итеп үзгәртелә, 2001–2010 елларда башлангыч мәктәп.

Авылда мәдәният йорты (1984 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Динмөхәммәтов (1960 елда туган) – «Лидер-авто» (Азнакай шәһәре) предприятиесе директоры, хәйрияче (аның акчасына авылда «Мөхәммәд» мәчете төзелә).

Халык саны

1938 елда – 331,
1949 елда – 308,
1958 елда – 290,
1970 елда – 303,
1979 елда – 205,
1989 елда – 144,
2002 елда – 137,
2010 елда – 138,
2015 елда – 96 кеше (татарлар).