Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кадракол исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 734,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Манзарас авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Беренче май” колхозы (1949 елдан үзәк утары Манзарас авылында) оештырыла, 1959 елдан – Муса Җәлил исемендәге колхоз (Манзарас авылы), 1963 елдан – “Правда” колхозы (Манзарас авылы) (1994 елдан – “Правда” күмәк-өлешле авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 2001 елдан – “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2016 елдан – “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2017 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда балалар бакчасы (1989 елдан), мәчет (1910 елдан), хоккей мәйданчыгы һәм төзекләндерелгән пляж ( икесе дә – 2017 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Киндеркүл туктаулыгы (бронза гасыры) ачыклана.

Зират территориясендә XIX йөзгә нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 2 кабер ташы табыла.

Халык саны

1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 273,
1897 елда – 375,
1908 елда – 429,
1920 елда – 417,
1926 елда – 388,
1938 елда – 341,
1949 елда – 232,
1958 елда – 224,
1970 елда – 253,
1979 елда – 235,
1989 елда – 205,
2002 елда – 329,
2010 елда – 398,
2017 елда – 445 кеше (татарлар).