- РУС
- ТАТ
айлык хәрби-сәяси журнал
Кызыл Армиянең Баш сәяси идарәсе органы.
1943 елның августыннан 1945 елның сентябренә кадәр Мәскәүдә татар телендә блокнот рәвешендә Хәрби нәшрият тарафыннан нәшер ителә.
Мөхәррире — Н.Брычев, А.Габдрахимов.
Командирлар, политруклар, агитаторларга сугышчылар арасында сәяси эш алып бару өчен ярдәмлек итеп чыгарыла.
Башкомандующий, Оборона халык комиссариаты боерыклары, бүләкләүләр турында указлар, Совет информбюросы хәбәрләре басыла. Сугышчан уставны, сугыш кырында солдатның үз-үзен ничек тотарга тиешлеген, комсомол-солдатлар арасында алып барыла торган эшчәнлекнең үзенчәлекләрен аңлатучы методик материаллар урын ала.
1920–1930 еллардагы сугыш идеологиясеннән аермалы буларак, журналдагы пропаганда шулай ук революциягә кадәрге Россия армиясенең җиңүле традицияләре мисалына да таяна.
1945 елда берничә сан аерым темага багышлана: №2 — И.В.Сталинга, №3 — Ялта конференциясенә, №5 — Германиянең капитуляциясе турындагы актка, №8/9 — Потсдам конференциясенә. Татар сугышчыларының батырлыкларын тасвирлаучы язмалар урнаштырыла, Советлар Союзы Геройлары Г.Салихов, М.Сыртланова, З.Шәймәрдәнов һәм башкалар турында очерклар басыла. ТАССР тормышы һәм аның фронтка ярдәме турында язмаларга күп урын бирелә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.