Бер төре – май ландышы (C. majalis) билгеле. Евразия һәм Төньяк Американың уртача поясында таралган.

ТРның барлык районнарында очрый. Нарат урманнарында, киң яфраклы урманнарда, куаклар арасында, урман аланнарында үсә.

Тамырчасы нәзек, шуышма, күп тамырлы. 15-25 см биеклегендә, берьеллык үсентеләре озын сабаклы 2-3 тамыр яны яфраклы. Чәчәкләре ак, хуш исле, шарсыман-кыңгыраулы, берьяклы нәфис чукка җыелган. Җимешләре – кызгылт-сары яки кызыл, өч оялы 2-8 орлыклы сусыл җиләк. Майның икенче яртысында – июньдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Вегетатив ысул белән (җәелеп үскән тамырчадан), шулай ук орлыктан да үрчи.

Дару үсемлеге. Ландышның барлык өлешләрендә йөрәк гликозиды, сапонин, эфир мае, органик кислоталар бар. Бу үсемлектән ясалган дарулар йөрәк эшчәнлегенең кискен һәм хроник бозылуы, невроз вакытында кулланыла.

Чәчәкләре парфюмериядә файдаланыла.

Декоратив, агулы үсемлек.

Ландышның ак һәм алсу чәчәкле бакча формалары чыгарылган.

Саклауга мохтаҗ.

Май ландышы