Биографиясе

? – 1895 елның 17 мае.

Аның әтисе 1 нче гильдия сәүдәгәр, Ярославль губернасы Рыбинск шәһәренең нәселдән күчмә мактаулы гражданы Николай Михайлович (? – 1872 ел) эре сәнәгатьче һәм йөк кораблары хуҗасы була (аның предприятиеләренең еллык гомуми кереме 52 млн. сумга җитә, аларда 2800 кеше эшли).

И.Н. Журавлев – ярма яру (Бишбалтада) һәм аракы заводлары (Казан өязе, Сабакай волосте, Усад авылы) хуҗасы.

Ашлык, ярма һәм он белән сату итә.

1873 елдан Казан шәһәр думасы гласные.

Казан сәүдәгәрләр биржасы рәисе.

1886 елда бертуганы Михаил белән Рыбинскида «Николай Журавлёвның уллары» сәүдә йортын оештыра (капиталы 100 мең сум); буксир пароходлары һәм арканнар белән сәүдә итәләр.

И.Н. Журавлев 1885 елларда Казанда 288 кешелек бушлай төн кунып чыгу йорты ачуга һәм аны тотуга акчалата ярдәм итә.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Т. 1;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова