- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 1 ноябре), гвардия кече лейтенанты
1918 елның 15 гыйнвары, Казан губернасы, Лаеш өязе (хәзерге Балык Бистәсе районы) Тегермән Пүчинкәсе авылы – 1992 елның 14 апреле, Түбән Кама шәһәре.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда эшли.
1939 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында.
Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1945).
1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 51 нче армиянең 8 нче истребитель-танкка каршы артиллерия бригадасы 107 нче гвардия истребитель-танкка каршы артиллерия полкының туп командиры. Көньяк, Кавказ аръягы, Кавказ, Төньяк Кавказ, Сталинград һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Керчь-Феодосия десант операциясендә (1943 ел) һәм Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Ростов, Донбасс һәм Мелитополь операцияләрендә катнаша.
Мелитополь шәһәренең көньяк читендә дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә. Аның җитәкчелегендәге туп расчёты шәһәргә бәреп керә. Урам сугышларында 5 танкны, дошманның 9 пулемёт ноктасын юкка чыгара, һәрьяклы оборона оештыра. Чолганышны өзә.
1946 елдан запаска җибәрелә. Балык Бистәсе районы Шомбыт авылында эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында мемориаль комплекс территориясендә Герой бюсты урнаштырылан, бер урамга исем бирелә.
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 223, 228, 258;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 52.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.