Биографиясе

1956 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

1979 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң Казан ГИДУВында эшли. 1984 елдан Казан педагогия университетында, 1995 елдан анатомия, физиология һәм кешенең сәламәтлеген саклау кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Әйләнә-тирә пычрануның бөер патологиясе төзелешенә һәм авыру таралуга тәэсирен өйрәнә, эпидемиологик һәм социологик күрсәткечләрдән файдаланып, авыруны комплекслы тикшерү методикасын төзи, югары дәрәҗәдә этилацетатлы районнарда нефрологик профильле авырулар барлыкка килүнең куркыныч чиген һәм гломерулонефритның көчәюендә антропоген йогынтының тәэсирен ачыклый.

Хезмәтләре

Зависимость почечной патологии от неблагоприятного влияния загрязнений атмосферы в условиях крупного промышленного города // Казанский медицинский журнал. 1993. № 4. (автордаш).

Формирование нефрологической патологии в крупном промышленном городе и пути профилактики заболеваемости в условиях интенсивного загрязнения окружающей среды. Саратов, 1994.