Биографиясе

1774 елның 9 июне, Греце шәһәре, хәзерге Грац шәһәре, Австрия – 1856 елның 23 ноябре.

1796 елдан Россия Тышкы эшләр министрлыгында хәрби департамент секретаре.

1799–1807 елларда Төркиядә Австрия илчелеге хезмәткәре.

1801 елда Мисырда була, анда бай археографик материаллар коллекциясе туплый.

1847–1849 елларда Вена Фәннәр Академиясе президенты.

Хезмәтләре Госманлылар империясе, Алтын Урда, Шәрекънең мөселман халыклары әдәбияты тарихына карый.

Галимнең гыйльми мирасында күпсанлы төрек чыганакларын һәм Австрия архивлары материалларын файдаланып язылган 10 томлы «Госманлылар империясе тарихы» («История Османской империи», Пешт, 1827–1835 еллар) аерым урын алып тора.

Хезмәтләре

Des osmanischen Reiches Staatsverfassung und Staatsverwaltung. W., 1815. Bd.1-2;

Geschichte des osmanischen Reiches. Pest, 1827-1835. Bd. 1-10;

Geschichte der Goldenen Horde in Kiptschak. Bdpst., 1840;

Geschichte der Chane der Krim unter osmanischer Herrschaft. W., 1856.

Әдәбият

Schlottmann K. Joseph von Ham­mer-Purgstalle. W., 1858.