6 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралганнар. Россиядә бер төре – калпаксыман неоттианта (N. cucullata) бар.

ТР территориясендә Көнбатыш Кама алдында очрый. Нарат урманнарында үсә.

8-15 см биеклектәге, 2 калакка бүленгән шарсыман бүлбеле үсемлек. Сабагы нәзек, кабыргалы, аксыл-яшел төстә, 8-15 см биеклектә. Өске яфраклары – тар, ланцетсыман, аскылары – (сабак төбендә) – эллипссыман, кыска, очлы. Чәчәк төркеме – бер яклы йомшак чук. Чәчәкләре ачык алсу, сирәк кенә ак төстә, исе юк. Җимеше – тартмачык. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Декоратив үсемлек.

Югала баручы сирәк төр, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Калпаксыман неоттианта