Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2017. 584 с.

Татарстан Республикасының табигате һәм табигать объектлары: җир һәм җир асты байлыклары, файдалы казылмалар, физик-географик районнар, ландшафт, елга, күл, сусаклагычлар, үсемлекләр дөньясы, хайваннар дөньясы, климаты һәм табигать күренешләре, табигатьтән файдалану һәм табигатьне саклау турында фәнни тикшеренүләрнең системалаштырылган һәм гомумиләштерелгән беренче фәнни-популяр белешмә басмасы.

Энциклопедия укучыларга уңайлы булсын өчен алфавит тәртибендә төзелгән. Басма киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Энциклопедиянең татар телендәге басмасы: Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия. Казан: Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2021. 618 бит.