Авылга 1927 елда Иске Баграж авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Кузай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1932 елдан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Клементейкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 224,
1949 елда – 257,
1958 елда – 241,
1970 елда – 201,
1979 елда – 147,
1989 елда – 58,
2002 елда – 38,
2010 елда – 23,
2015 елда – 24 кеше (татарлар).