Тарихы

Авыл 1747 елдан билгеле (башка мәгълүматлар буенча 1627 елда нигезләнгән).

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык, мүк әзерләү һәм аны сату.

XVIII йөз ахырларында авылда мәчет төзелә. Рәсми мәгълүматлар буенча – 1848 елдан эшли; 1939 елда җимерелә.

ХХ йөз башында авылда ир һәм кыз балалар өчен 4 сыйныфлы 2 земство мәктәбе эшли. Беренчесе – 1909 елда (махсус бина төзелә), икенчесе 1912 елда ачыла (шулай ук махсус бина төзелә, 1918 елда янып китә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 918 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Күҗәкә авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Ташъелга” колхозы оештырыла. 1957 елдан Тельман исемендәге колхаз (соңрак Сталин, Фрунзе исемендәге колхоз). 1992–1996 елларда “Ташъелга” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгыда эшли, кырчылык, мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919–1934 елларда авылда шәхси йортта башлангыч мәктәп эшли, 1950 елда җидееллык (1954 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезъеллык итеп үзгәртелә. 1930–1965, 1980–1986 елларда балалар бакчасы эшли.

Хәзер авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (2014 елдан; бинасы 2006 елда төзелә), мәдәният йорты (бинасы 1987 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Сәмига” мәчете (2008 елдан) бар.

Авыл янында соңгы чор неолит, соңгы чор бронза гасырына һәм Пьянобор культурасына караган ике археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Вәлиев (1959 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты;

З.М.Иманов (1945–2001) – шомартучы, Социалистик Хезмәт Герое, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы;

Г.Ш.Иманова (1951 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы;

А.Г.Хәмидуллин (1937 елда туган) – ТРның атказанган табибы.

Халык саны

1747 елда – 35,
1795 елда – 106 ир заты;
1859 елда – 341,
1870 елда – 365,
1884 елда – 548,
1897 елда – 751,
1906 елда – 910,
1913 елда – 931,
1920 елда – 985,
1926 елда – 715,
1938 елда – 756,
1949 елда – 629,
1958 елда – 607,
1970 елда – 693,
1979 елда – 577,
1989 елда – 380 кеше (татарлар).