Йура турындагы мәгълүматлар урта гасырлар Шәрекъ әдәбиятында (әл-Мәрвази, әл-Гарнати һ.б.), рус елъязмаларында китерелә.

Болгар сәүдәгәрләре анда җирле кабиләләр белән үзара алмашу сәүдәсе алып баралар. Алар Йурага кием-салым, тоз, «кылычлар» (диңгез балыкларын тоту өчен гарпуннар) һ.б. товарлар алып киләләр, «искиткеч кешләр»гә һ.б. мехларга алмашалар.

XII йөз ахырыннан Новгород феодаль республикасы йогынтысында була, Йура халкы аңа мехлар һәм морж сөяге белән ясак түли. XV йөзнең икенче яртысында Йура акрынлап Рус дәүләте составына кертелә.

Йура этнонимы күп кенә географик атамаларда сакланган (Йугра Шары, Йугра бугазлары һ.б.).

Чыганаклар

Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131–1153 гг.). М., 1971.

Әдәбият      

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.