- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тәтеш–Ульяновск автомобиль юлы буенда, Тәтеш шәһәреннән 19 км көньяктарак урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында Рязань губернасының Мокша өязеннән килгән мордвалар тарафыннан нигезләнә.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1862 елда Покров Пресвятой Богородицы янкормасы белән агач Никола чиркәве төзелә. Пролей-Каша һәм Долиновка (хәзер сакланмаган) авыллары халкы да аның приходына карый.
1872–1875 елларда чиркәх-приход мәктәбе эшли, 1875 елда үз бинасында бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе ачыла (1884 елда – 52 ир бала һәм 4 кыз бала, 1900 елда – 33 ир бала һәм 5 кыз бала, 1909 елда 55 ир бала һәм 3 кыз бала укый), 1883 елдан мәктәп каршында якшәмбе-кабатлау сыйныфы эшли. 1896 елда кабат чиркәү-приход мәктәбе эшли башлый (1900 елда – 35 ир бала һәм 12 кыз бала, 1909 елда – 41 ир бала һәм 4 кыз бала, 1914 елда 40 ир бала һәм 12 кыз бала укый).
XX йөз башында шулай ук 9 җил тегермәне, 2 тимерчелек, май язу урыны, ярма яргыч, казна шәрабханәсе һәм 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5341 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Пролей-Каша волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Урюм авыл җирлегендә.
1930 елда «Активист» колхозы оештырыла (аңа шулай ук Пищемар послогы да керә). 1940 елларда аннан «Красная горка», «Ленинский привет» (икесе дә – Урюм авылында) һәм «Красный Пищемар» (үзәк утары – Пищемар поселогы), 1950 елда алар һәм «Красный буксир» колхозы (үзәк утары – Долиновка авылы, хәзер сакланмаган) «Активист» колхозына кушылалар (авылда үзәк утар урнаша), 1959 елдан, Сталин исемендәге (үзәк утары – Богдашкино авылы), «Заря» (үзәк утары – Иоково авылы) һәм «Боевик» (үзәк утары – Пролей-Каша авылы) колхозлары белән берләштерелгәннән соң, эреләндерелгән хуҗалык «Дружба» дип атала; 1963 елда аннан – Иоково авылы, 1989 елда Яковлев исемендәге колхоз (үзәк утары – Богдашкино авылы) бүленеп чыга.
1995 елдан авылда – «Дружба» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1996 елда «Нива» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (үзәк утары – Пролей-Каша авылы) бүленеп чыга), 2007–2008 елларда – шул ук исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук 2007–2015 елларда «Тетюшское» уку-җитештерү хуҗалыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча 5 крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – тулы булмаган урта, 1940 елда – урта, в 1945 елда – тулы булмаган урта, 1967 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2014 елда Пролей-Каша авылына күчерелә.
Авылда «Тәтеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Урюм участок урманчылыгы конторасы урнашкан; «Родничок» балалар бакчасы (2015 елдан), мәдәният йорты (1991 елдан), китапханә (1930 елларда уку өе буларак ачыла), сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Ласточка» мәгариф-сәламәтләндерү лагере, Николай Чудотворец чиркәве (2006 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында – «Умарина» мордва халык фольклор ансамбле (1971 елдан, 2002 елдан – халык ансамбле; беренче җитәкчесе – Т.С.Горбунова) һәм «Ялгат» балалар ансамбле (2009 елдан), китапханә каршында Мордва халкы мәдәнияте һәм Урюм авылы тарихы музее (2004 елдан; мәйданы – 55 кв.м, 1000 нән артык саклау берәмлеге; нигезләүчесе – Т.М.Куркова; экспозициясендә авыл, мәктәп, колхоз тарихына, мордва халкы мәдәниятенә һәм көнкүрешенә, сугышчан данга нисбәтле материаллар һ.б. урын алган) эшли.
Авыл янында археология истәлеге – Урюм зираты (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.
Р.Ф.Кудашева (1909–1989) – селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты;
С.Ф.Торгашов (1948 елда туган) – нәкышче, график, дизайнер, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
И.Е.Трифонов (1916–2004) – беренче ранг капитаны, техник фәннәр докторы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, икенче һәм 3 нче дәрәҗә Дан, өч Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалеры.
1782 елда – 417 ир-ат;
1859 елда – 1475,
1897 елда – 2595,
1908 елда – 2948,
1920 елда – 2594,
1926 елда – 2273,
1938 елда – 2094,
1949 елда – 1632,
1958 елда – 1616,
1970 елда – 1318,
1979 елда – 1010,
1989 елда – 749,
2002 елда – 629,
2010 елда – 572,
2021 елда – 465 кеше (мордвалар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.