Биографиясе

1926 елның 12 августы, Төньяк Казакъстан өлкәсенең Петропавловск шәһәре – 1997 елның 22 июне, Казан шәһәре.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1952), Әтнә МТСында директор һәм баш агроном булып эшли.

1957 елдан ТАССР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, 1959 елдан – министр.

1962–1964 елларда Минзәлә территориясендә колхоз-совхозлар идарәсе башлыгы. 1964–1969 елларда Татарстан республикака авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе, 1969–1971 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры.

1971–1987 елларда Казан ветеринария институтының терлек азыгы җитештерү һәм ботаника кафедрасы мөдире.

ТАССР Югары Советы депутаты (1959–1967).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үлән катнашмаларының рациональ составын һәм культуралы болыннарны сугару режимын өйрәнүгә карый. «Кыен кыр» («Трудное поле», 1986), «Иясез җир» («Ничейная земля», 1992) исемле фәнни-популяр китаплар авторы.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Орошаемые сенокосы и пастбища Татарии. Казань, 1979.

Системы земледелия Татарской АССР. Казань, 1982 (автордаш).

Орошение: три укоса гарантировано. Казань, 1983.