1966 елда кичке нефть химиясе техникумы буларак ачыла (1968 елдан — көндезге бүлек), 1990 елдан хәзерге исемдә.

2015 елда укыту сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник файдалану, суыту-компрессор машиналарын һәм җайланмаларын монтажлау һәм техник файдалану, электр һәм электр механикасы җиһазларын техник файдалану һәм аларга хезмәт күрсәтү, технологик процесслар һәм производствоны автоматлаштыру, мәгълүмат эшкәртү һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системалары, органик матдәләрнең химик технологиясе, нефть һәм газ эшкәртү, полимер материаллардан эшләнмәләр һәм түшәмәләр җитештерү, хокук белеме, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе белгечлекләре буенча алып барыла.

2015 елда 1371 студент укый (1034 — көндезге бүлектә, 337 — читтән торып уку бүлегендә, шул исәптән 165 — түләүле нигездә. Педагогик коллективта 67 кеше эшли, шул исәптән 2 фән кандидаты.