Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк өлешендә. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 896 кв.км. Үзәге – Алнаш авылы (Ижевск шәһәреннән 128 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19209 кеше (2015 ел). Татарлар 2010 елда – 620 кеше. Район үзәгендә, шулай ук Бакыр-Завод, Игенче, Татар Тоймабашы, Татар Көҗәге авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар Тоймабашы һәм Татар Көҗәге авылларында татар мәктәпләре эшләгән. Хәзерге вакытта Татар Тоймабашы авылында 1865 елда төзелгән мәчет яңадан торгызыла.

Районда Татар мәдәнияте җәмгыяте эшли – ул Корбан бәйрәмен, Сабан туен, Ураза бәйрәмен төп оештыручы. Бакыр-Завод авылында Татар мәдәнияте йорты каршында «Умырзая» фольклор ансамбле эшли. Районда Татар мәдәнияте көннәрен уздыру традициягә әйләнгән.