Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1555.

Ак Күбек хан тәхеттән төшерелгәч, Ямгурчы хан хакимиятне үз кулына ала (1546).

1547 елда Кырым ханы Сәхибгәрәй Хаҗитарханны басып алып, Ямгурчы ханны куып чыгара, ул хан тәхетен бары 1550 елда генә үзенә кайтара.

1554 елда рус гаскәре ярдәме белән Хаҗитархан тәхетенә Дәрвиш Гали утыртыла, ул нугай морзасы Йосыф уллары белән бергә Ямгурчы ханны тәмам тар-мар итә.

Әдәбият      

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2006.