Тәхәллүсе, чын исеме һәм фамилиясе Кәримов Габдулла Әхмәтвәли улы.

Биографиясе

1901 ел, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Ает авылы – 1937 ел, Уфа.

Ф.Кәримнең абыйсы.

1917 елга кадәр авыл мәдрәсәсендә, аннан соң «Хөсәения» мәдрәсәсендә (Уфа) укый.

Гражданнар сугышында катнаша.

1921–1922 елларда Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетында укый (Мәскәү).

1926 елга кадәр партия эшендә.

Ярлы Кәримнең Казан, Уфа, Мәскәү вакытлы матбугатында басылган шигырьләре искелеккә, революция дошманнарына каршы хисләр белән сугарылган; аларда илдәге социаль үзгәрешләргә дан җырлана.

Кайбер шигырьләре «Татар поэзиясе анталогиясе»нә (1957) кертелгән.

Әдәбият      

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.