ТАССР Мәдәният министрлыгының 1990 елның 12 февраль боерыгы белән ТАССРның Берләштерелгән дәүләт музее (2001 елдан — ТР Милли музее) филиалы буларак оеша. Б.Л.Пастернак 1941 елның 18 октябреннән 1943 елның 25 июненә кадәр эвакуация вакытында яшәгән йортта (XIX йөз ахыры — XX йөз башы архитектура истәлеге) 1990 елда ачыла.

2007 елдан муниципаль музей.

2009 елдан «Чистай шәһәренең музей берләшмәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең структур бүлекчәсе. Экспозиция мәйданы — 114 м2. Музей фондында 4686 саклау берәмлеге.

«Чистай сәхифәләре» әдәби экспозициясе Бөек Ватан сугышы елларында шәһәргә эвакуацияләнгән шагыйрьнең һ.б. язучыларның иҗатына багышлана; анда шулай ук кулъязмалар, хатлар, фотосурәтләр, Укытучылар йортындагы әдәби-музыкаль кичәләрнең афишалары, Б.Л.Пастернак китаплары куелган. Мемориаль бүлмәдә фатир хуҗасы Е.И.Вавилова-Коростылёваның көнкүреш әйберләре һәм шагыйрьнең улы Е.Б.Пастернак архивыннан фотосурәтләр, китаплар бар. Тупланманың аеруча кыйммәтле өлешенә: Б.Л.Пастернакның шәхси әйберләре — кара савыты, стакан асты; ул файдаланган җиһаз: өстәл, урындыклар, карават, шкаф (10 саклау берәмлеге) һ.б.; шул төбәк рәссамы И.А.Нестеровның карандаш белән ясалган рәсемнәр коллекциясе (язучыларның портретлары, 250 саклау берәмлеге), Б.Л.Пастернак әсәрләренең үзе исән чагындагы басмалары коллекциясе (30 га якын саклау берәмлеге) бар. Экспозиция авторлары — О.И.Шашина, М.Я.Гыйсмәтуллин, Н.С.Харитонова.

Ел саен Б.Л.Пастернак туган көн (10 февраль), Халыкара музейлар көне (18 май). Б.Л.Пастернакны искә алу көне (30 май), музей ачылу көне (12 сентябрь), сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне (30 октябрь) үткәрелә.