Биографиясе

1821 елның 15 августы, Добжинь шәһәре, хәзерге Польша Республикасы – 1884 елның 9 июне, Казан.

1845 елда Петербург университетын тәмамлый.

1847–1849 елларда Төньяк Уралдагы пунктларның географик координатларын билгеләү экспедициясендә эшли.

1850 елдан Казан университетында, профессор (1852 елдан), декан (1862–1868 елларда һәм 1881–1882 елларда), бер үк вакытта Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры (1854 елдан).

1851 елда М.А.Ковальский Нептун хәрәкәте теориясен эшли, 1855 елда аны камилләштерә. 1856 елда күк җисемнәренең тотылулары теориясен үстерә, бер үк вакытта йолдызларның Ай тарафыннан каплануларын алдан исәпләү өчен уңайлы алым тәкъдим итә.

Куш йолдызлар орбиталарын билгеләүнең Ковальский эшләгән алымы (1872) әле дә иң яхшылардан санала. М.А.Ковальский йолдызларның торышын күпләп күзәтүләр белән (4200 дән артык) шөгыльләнә, оригиналь рефракция теориясен тәкъдим итә. Кояш системасының фәзадагы хәрәкәтен билгеләү алымын эшли һәм куллана, беренче тапкыр Галактиканың әйләнү үзәген табу мәсьәләсенә математик чишелеш бирә; йолдызлар хәрәкәтендәге закончалыкларны өйрәнү өчен поляр диаграммалар алымын тәкъдим итә («Брадлей каталогы йолдызларының үз хәрәкәте законнары турында», 1859, хезмәт француз телендә язылган).

М.А.Ковальский – Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыятенең физика-математика фәннәре секциясен, шулай ук Рус астрономия җәмгыятен оештыручыларның берсе, Россия һәм чит ил фәнни җәмгыятьләре әгъзасы.

Истәлеге

Айдагы бер кратерга Ковальский исеме бирелгән.

Хезмәтләре

Избранные работы по астрономии. М.–Л., 1951.

Әдәбият

Перель Ю.Г.Выдающиеся русские астрономы. М. – Л., 1951.

Автор – Р.Г.Усманов