1913 елның мартында Саратов шәһәрендә оештырыла.

Гамәлгә куючылары – З.М.Енгалычев (рәисе), Х.Измайлов, Б.С.Юскәев, А.Б.Вәлишин, И.Ш.Абушаев, Х.Ю.Акчурин, Б.А.Колахмәтов, У.С.Аитов, С.Курамшин, А.Аитов.

Төп максаты – мөселман мәдәни-агарту учреждениеләре үсешенә булышлык итү, мохтаҗ мөселманнарга һәм Беренче бөтендөнья сугышы чорында яралы сугышчыларга, аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү.

1917 елдан соң эшчәнлеге туктала.

Автор – Җ.С.Миңнуллин