Биографиясе

1923 елның 12 декабре, Ростов-Дон шәһәре — 1975 елның 13 апреле, Көньяк Сахалинск шәһәре.

Смоленск артиллерия училищесен (1942), офицерлар югары артиллерия мәктәбен (Мәскәү, 1945) тәмамлый.

1941 елның мартыннан Кызыл Армиядә.

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы гвардия механикалаштырылган бригадасының миномёт ротасы командиры (47 нче армиянең 3 нче гвардия механикалаштырылган корпусы). Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Воронеж, 1 нче Украина, 3 нче Белоруссия һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–43), Курск (1943) сугышларында, Сулъяк яр Украинаны азат итүдә (1943), Балтыйк буе һөҗүм операциясендә (1944) катнаша.

1943 елның сентябрь ахыры — октябрь башында Селище авылы янында (Черкасск өлкәсе Канев районы) плацдармны яулаганда батырлык күрсәтә. 30 сентябрьдә Хәсәншин җитәкчелегендәге рота беренчеләрдән булып кул астындагы чараларны файдаланып Днепр елгасын кичеп чыга һәм сугышка керә. 2 октябрьдә контрһөҗүмнәрне кире кайтарганда рота өч тапкыр кул сугышына күтәрелә, 3 көн дәвам иткән сугышта немецларның 23 һөҗүмен кире кайтара.

Сугыштан соң запаска чыгарыла, Чукотка милли округында, Ростов-Донда эшли.

1960 елдан механикалаштырылган «Дальэнергострой» (Южно-Сахалинск) колоннасында эшли.

Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша (1945 елның 24 июне).

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин