Биографиясе

1919 елның 5 июне, Петроград – 2003 елның 23 марты, Казан.

Саратов университетының физика-математика факультетын (1941 ел), Саратовта эвакуациядә вакытта Ленинград университеты аспирантурасын тәмамлый (1945 ел), университет белән бергә Ленинградка әйләнеп кайта.

1952–1958 елларда Алма-Ата һәм Ашхабад музейларында эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1956 ел). 1958 елдан тормышы Казан белән бәйле. 1966–1981 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында, 1983 елда Казан сынлы сәнгать училищесендә сәнгать тарихын укыта.

Иҗаты

Сатирик графика һәм карикатура остасы.

Л.Я.Ельковичның рәсемнәре 1935 елдан басыла башлый. Ул Саратовта «Агит-тәрәзәләр»не оештыруда (1941 ел), Ленинградта «Сугышчан карандаш» коллективы эшендә (1944–1945 еллар) катнаша. Казан агит­плакат остаханәсен оештыручыларның берсе (1961 ел). «Чаян» журналының даими хезмәткәре (1950–1980 еллар).

Л.Я.Ельковичның сатирик графикадагы төп иҗади казанышлары сәяси карикатуралар белән бәйле: «Кара тәнлене кертегез» (тушь, гуашь, 1964 ел), «Беренче тапкыр ку-клукс-класска» (гуашь, 1964 ел), «Саулык телим, генералым» (тушь, 1965 ел) һ.б.

Көнкүреш карикатуралары сюжетның аңлаешлылыгы, метафорага, фольклорга һәм җирле ас­социацияләргә нигезләнүе, көлкеле вакыйгаларга бай булуы белән үзенчәлекле: «Курыкма, бәләкәч, мин сине ташламам» (тушь, гуашь, 1965 ел), «Барлык Казан рестораннарының адресларын бирегез» (тушь, акварель, 1967 ел), «Сүзсез (йөкләмә)» (шелкография, 1989 ел) һ.б.

Рәссам сатирик графика сәнгатенә зур эчтәлек һәм күпкырлы график алымнар (рәсемдәге нечкә контур, штрих, тушь каләме, тап һәм төсле акварель буявы) алып килә. Л.Я.Ельковичның сурәтле һәм мәгънәви метафорага корылган образларны сурәтләгән плакатлары эре формалары, төгәл силуэтлары, ачык төсләре белән аерылып тора: «Барлык диннәрнең асылы бер» (шелкография, 1962 ел), «Бу шайтаннарга капка ябылды» (шелкография, 1963 ел), «Премияләр һәм мактау чыганагы» (шелкография, 1981 ел) һ.б. Иҗат итү белән бер үк вакытта ул тәнкыйтьче һәм сәнгать белгече буларак та актив эшли.

Аның хезмәтләре арасында – республиканың әйдәп баручы рәссамнарына багышланган монографияләр, альбомнар, буклетлар: «Лотфулла Фәттахов» (1961 ел), «В.И.Куделькин» (1960 ел), «Николай Дмитриевич Кузнецов» (1962 ел), «Х.Г.Якупов» (1962 ел), «Э.Б.Гельмс» (1962 ел) һ.б.

Үзенең шәхси тәҗрибәсенә таянып, Л.Я.Елькович сатирик графика үсешен дә тирәнтен өйрәнә: «Чаян» рәссамнары. Сатира» (1960 ел), «Кыскыч нык эләктерә» (1963 ел), «Ут сызыгында» (1977 ел). Аның «Татарстан рәссамнары» («Художники Татарии», Л., 1965 ел) китабында, шулай ук «РСФСР автономияле республикаларының сынлы сәнгате» («Изобразительное искусство автономных республик РСФСР», Л., 1973 ел) китабының ТАССРга багышланган бүлегендә 1950–1960 елларда республика сәнгатенең үсешенә анализ бирелә.

Күргәзмәләре

Л.Я.Елькович «Агит-тәрәзәләр» (Саратов, 1942 ел), Ленинград һәм Ригада «Сугышчан карандаш» плакат күргәзмәләрендә, Совет Төрекмәнстаны рәссамнары әсәрләренең республика (Ашхабад, 1954 ел) күргәзмәләрендә катнаша. 1958 елдан ТАССР рәссамнарының республика күргәзмәләрендә, шулай ук Идел буе рәссамнарының төбәк (1960–1990), бөтенроссия (1967, 1971 еллар), бөтенсоюз (1955, 1963, 1965, 1971 еллар), халыкара һәм чит илләрдә үткәрелгән совет сәнгате күргәзмәләрендә (1969, 1973, 1975, 1977 еллар) катнаша.

Л.Я.Елькович хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Әлмәттәге Картиналар галереясында, Габроводагы Сатира һәм юмор музеенда (Болгария) саклана.

Әдәбият

Стыкалин С., Кременская И. Советская сатирическая печать. 1917-1963. М., 1963;

Суздалев П. Советское искусство в период Великой Отечественной войны. М., 1963;

Матафонов В. Боевой карандаш. Л., 1977;

Мастера советской карикатуры. М., 1981;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина