XX йөз башына татар торакнының нык үскән һәм бердәм комплексы барлыкка килә.

Ул Идел буе һәм Урал халыклары торакы белән күп яктан охшаш, ләкин аның төрки ярымкүчмә тормышка, шулай ук Урта Азия һәм Шәрекъ илләре мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән болгар-татар шәһәр мәдәниятенә килеп тоташучы үз йөзе бар.

XIX–XX йөзләр чигендә традицион торак күбесенчә авыл җирләренә хас була, чөнки шәһәрдә яшәүче татарлар нибары 5% тәшкил итә (1897 ел).

Татар торагының архитектурасы

Татарларда утар торакның хуҗалык корылмаларыннан аерым торуы белән үзенчәлекле. Йортның, бигрәк тә Казан артына хас булганча, койма артында, урам сызыгыннан эчкәре урнаштырылуы этник үзгәлек булып тора. Монда, ихтимал, мөселманнарның аерымлану традицияләре генә түгел, тагын да борынгырак, ислам диненә кадәрге — күчмә тормыш белән яшәүдән утрак тормышка күчү һәм даими торулыклар барлыкка килү белән бәйле традицияләре дә чагыла.

Агач иң киң таралган төзелеш материалы була һәм хәзер дә шулай булып кала. Өйләрне буралап, көньяк районнарда — каркас-багана файдаланып салалар. Идел буеның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында — саман (салам катыштырып ясалган кирпеч), ә Урал алдында таш киң кулланыла.

XIX–XX йөзләр чигендә кирпеч йортлар сирәк, башлыча, Рязань губернасы Касыйм өязе һәм Казан артының сәүдәгәр-эшмәкәрләре арасында очрый.

Хәзерге вакытта төзелештәге әлеге территориаль үзенчәлекләр, гомумән, саклана, әмма кирпеч һәм заманча материаллар куллану шактый арта.

Буралап салынган торак нигезгә утыртыла (почмаклардагы бүрәнә «урындыклар» яки буйга сузып салынган бүрәнә рәвешендә), төньяк төбәкләрдә бураның аскы өлеше идән асты (аскы келәт) яки түбән өй хасил итә. Бүрәнәнең юанлыгына бәйле рәвештә, бура 10 нан алып 18 гә кадәр ниргәдән корыла, рус булмаган күрше халыклар белән чагыштырганда, татар өйләре биеклекләре белән аерылып тора. Идән һәм түшәм тактадан эшләнә, 2–3 тәрәзә өйнең ал ягында һәм 1–3 тәрәзә ян ягында уела. Түбәләрне, гадәттә, ике яки дүрт кыеклы итеп ясыйлар, такта, салам белән ябалар; XIX–XX йөзләр чигендә калай белән дә яба башлыйлар, ул, шифер белән беррәттән, төп түбә ябу материалы булып тора. Элек ачык яки яртылаш ачык булган өйалды XX йөз дәвамында ябык өйалдыга һәм верандага әверелә.

Торак үзе ике яклы корылма рәвешендә була (ягыла торган өй + салкын өйалды). Төньяктагы урманлы төбәкләргә берләштерелгән — йорт + өйалды + келәт рәвешендәге торак хас. Ишле гаиләләр торакны йорт + өйалды + йорт тибында төзиләр.

XIX йөзнең икенче яртысында алты почмаклы һәм бер ягына өстәп салынган өйләр барлыкка килә, хәзерге вакытта алар аеруча киң таралыш ала. Казан артында һәм Касыйм өязендә таза хәлле хуҗалар йортларын 2–3 катлы, күп бүлмәле итеп төзиләр (аскы катта кибет, склад һәм башкалар урнаша). Соңгы чорда авылларда, традицион йортлар белән бергә, күп бүлмәле йортлар, коттеджлар салалар.

Татарларда, аеруча Казан артында һәм Касыйм татарларында, торак нык үскән архитектура һәм гамәли бизәлеш ягыннан аерылып тора. Капкаларны, өйнең алдын, фронтонны, йөзлекләрне бизәү өчен өслеккә беркетелгән һәм кисеп ясалган бизәкләр киң кулланыла. Орнаментта үрелгән бау, дулкын, ромб, чәчәк, балкыш, кояш сурәте һәм башкалар кебек элементлар өстенлек итә. Торак төрле төсләргә, башлыча, зәңгәрсу, яшел, көрән, сары, ак буяуларга буяла. Болгар һәм Казан татарларының шәһәр төзелеше һәм архитектурасы традицияләре үзенчәлеген тәшкил иткән әлеге сыйфатлар авыл җирләренә XVI йөзнең икенче яртысында — XVII йөздә Казаннан татарлар белән килгән дип санала. Ука-Сура елгалары арасында яшәгән мишәр татарларда мондый традиция юк. Көньяктагы далалы районнарда диварларны агарту киң таралган. Торак йортның (кара өйнең) эчке төзелеше, кайбер үзенчәлекләрне исәпләмәгәндә, бертөрле була. Ишектән керү белән авызы алгы диварга караган зур, ипи миче тора. Мич почмагыннан алгы диварга таба сузылган бүлмә тактасы яки чаршау өйне түр як һәм аш-су ягына бүлә. Алгы дивар буйлап киң һәм тәбәнәк сәке урнаштырыла, аның мич каршындагы почмагы иң кадерле урын булып исәпләнә. Мишәрләр һәм керәшен татарларда — сәкедән тыш, өйдә киң эскәмияләр һәм өстәл, Чыпса һәм Пермь татарларында ишек өстендә сәндерәләр дә була. Кузгатылмый торган башка әйберләрдән түшәмнән түбән — кием-салым элү өчен колгалар, дивар буйлап — урын-җир әйберләре, савыт-саба, китаплар өчен киштәләр, шулай ук аш-су ягы (кече як) диварында савыт-саба өчен ачык шкаф куела.

Күп бүлмәле өйләр (өй + өйалды + өй, алты почмаклы өй һ.б.) икегә бүленә: аш-су ягы (кара өй), кунак бүлмәсе (ак өй). Элеккеге өйләрнең эчке төзелеше һәм интерьеры бер-берсеннән бик аз аерыла; соңрак ак як (ак өй) шәһәрчә җиһазландырыла башлый. Ипи миче голландка яки учак миче белән алыштырыла. Казан татарларында ипи миченең тәбәнәк мич алды һәм батырып эшләнгән, астына аерым ягыла торган казаны була. Элеккеге «кара» мич урынына XIX йөз ахырыннан һәр җирдә диярлек морҗалы «ак» мич чыгара башлыйлар.

Торакның эчке бизәлеше

Өй эчен бизәүдә чигүле һәм бизәкле тукымалар — дивар һәм матча кашагалары, чаршау, чыбылдык, сөлге, тастымал, намазлык, тәрәзә пәрдәләре зур роль уйный. Идәнгә — өйдә тукылган тар озын палас, бай йортларда келәм җәелә.

Татар өенең тагын бер үзенчәлеге — урын-җир әйберләренең: түшәк, ястык, мендәр һщм башкаларның күплеге, аларны көндез биек итеп матурлап өеп куялар. Урта хәллеләрнең йортларында бер яки берничә сандык, буфет, самаварлы һәм савыт-сабалы өстәл, көзгеләр, суга торган сәгать, шәмаилләр була, тәрәзә төбендә гөлләр үсә. Бай йортларының бер бүлмәсен булса да шәһәрчә (өстәлләр, урындыклар, диваннар һәм башкалар белән) җиһазландыралар.

Татарлар аерымланып яшәгән шәһәр бистәләрендәге бай булмаган йортларның тышкы бизәлеше эчке төзелеше, интерьеры авыл торак төзелеше белән бик охшаш була. Таза тормышлы шәһәр татарлары мул җиһазландырылган, эчке төзелеше катлаулы булган 1–3 катлы, башлыча кирпеч йортларда яшиләр. Мондый торак интерьеры, традицион нигезен саклаган хәлдә (ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр, тукыма әйберләрнең күп булуы һәм башкалар), XIX йөзнең икенче яртысыннан гомумевропа үзенчәлекләрен ала.

XX йөз ахырыннан халыкның, аеруча шәһәр халкының тормыш итүдә Европа стандартларына юнәлеш алуы сизелерлек үсә, бу шәхси йортлар төзүдә һәм муниципаль торак төзелешендә чагыла (уңайлы торак проектлары, яңа төзелеш технологияләре, материаллары, интерьерның заманча дизайны, яхшы сыйфатлы көнкүреш техникасы).

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953;

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. Москва, 1967;

Мухамедова Р.Г. Татары-мишари. Москва, 1972;

Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. Москва, 1977;

Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары. Казань, 1999;

Татары. Москва, 2001.

Автор – Н.А.Халиков