Тарихы

1610 еллардан – пустошь Ново Анатвари буларак, 1680 еллардан хәзерге атамасы белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Байтирәк Тегермәне исеме белән дә искә алына.

1704–1711 еллардагы башкорт-татар күтәрелешендә катнашучылар һөҗүменә дучар була.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке яңа чукындырылган татарлар, XIX йөзнең икенче яртысында аларның күпчелеге исламга кайта; шулай ук XIX йөздә күченеп килгән рус экономик крестьяннары). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Православиелеләр Кубас авылының Николай чиркәве приходына карый.

1897 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1903 елда – 25 ир бала, 1912 елда 30 ир бала һәм 5 кыз бала укый).

XX йөз башында су һәм җил тегермәннәре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 784 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Кубас авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Декабрист» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән «Доброволец» колхозы, 1961 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1994 елдан – «Кама» коммуналь авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан «Родник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (барысының да үзәк утары – Кубас авылы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1960 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2004 елдан) бар.

Авыл янында археология исәлекләре – Байтирәк I (Идел-Чулман буе һәм Буралы курган культуралары) III (Казан яны культурасы) туктаулыклары, Байтирәк I (Имәнкискә культурасы һәм монголларгача чор болгар ядкәре), II (монголларгача чор болгар ядкәре), III (Имәнкискә культурасы), IV (Имәнкискә культурасы һәм монголларгача чор болгар ядкәре) авыллыклары табыла.

Халык саны

1782 елда – 25 ир-ат;
1859 елда – 296,
1897 елда – 519,
1908 елда – 664,
1920 елда – 655,
1926 елда – 698,
1938 елда – 559,
1949 елда – 404,
1958 елда – 338,
1970 елда – 273,
1979 елда – 193,
1989 елда – 137,
2002 елда – 150,
2010 елда – 133,
2021 елда – 122 кеше (татарлар – 66%, руслар – 28%).