Биографиясе

1926 елның 26 октябре, Казан – 1996 елның 1 октябре, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1949 ел), шунда ук эшли.

1965–1991 елларда Казан универститетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нерв һәм нерв-мускул системаларының төрле өлешләрендә медиаторларның көйләгеч роленә карый.

Ацетилхолинның нерв-мускул һәм ганглионар синапсларда ярсыну арадашчысы булу өстенә, эзле ион токларына һәм күзәнәк метаболизмына да көйләгеч тәэсире булуын күрсәтә.

В.А.Алатырев белән бергәләп хәрәкәтне идарә итү проблемаларын тикшерә.

Эчке органнарның ялкынсынуын һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылуның клиник диагностикасын иртә билгеләү мөмкинчелеген бирүче, мускулларның рефлексив саклагыч электрик активлыгы концепциясен эшли.

1930 елларда туктатылып торган хезмәт психофизиологиясе буенча тикшеренүләрне Казан университетында яңадан башлап җибәрә.

«Казан физиология мәктәбе тарихыннан» («Из истории Казанской физиологической школы», 1978 ел) китабы авторларының берсе һәм мөхәррире.

Хезмәтләре

Защитное напряжение мышц брюшной стенки. Казань, 1971 (соавтор);

Медиаторы: обмен, физиологическая роль и фармакология. Казань, 1975 (соавтор);

Электромиография брюшной стенки в диагностике острых заболеваний органов живота. Казань, 1978 (соавтор);

Постишемические изменения функций спинного мозга. Казань, 1982.

Автор – В.В.Костюшко