1937–1951 елларда эшли.

Татар музыкаль фольклорын җыю, нотага салу системасын булдыру һәм классификацияләү белән шөгыльләнә.

Кабинет белән төрле елларда А.А.Эйхенвальд (1937–1938), А.С.Ключарёв (1938–1950), Җ.Фәйзи (1950–1951) җитәкчелек итә; В.И.Виноградов, М.Мозаффаров, М.Садри эшли.

ТАССР районнарына һәм РСФСРның татар халкы яшәгән төрле өлкәләренә ел саен кабинет тарафыннан экспедицияләр оештырыла. Бай фольклор материаллары Башкортстанда, Горький, Әстерхан, Оренбург, Куйбышев өлкәләрендә туплана. Касыйм һәм Себер татарларының фольклор әсәрләрен җыю башлана.

Кабинетның фольклор язмалары фонды композиторлар, музыкантлар һәм фольклорчыларның, шул исәптән И.А.Козлов, Г.Сәйфуллин, Г.Еникиев, И.Мусинның шәхси тупланмаларыннан алынган материаллар белән дә тулыландырыла.

Фонд татар музыкасы фольклоры буенча байтак материалларны үз эченә ала. Кабинет хезмәткәрләре эшенең төп нәтиҗәсе булып басылып чыккан «Татар халык җырлары» җыентыгы санала, аңа кереш сүзне һәм шәрехләүләрне В.И.Виноградов, А.С.Ключарёв һәм М.Садри язалар (1941, Т.1).            

Автор Е.В.Порфирьева