Биографиясе

1931 елның 8 августы, Казан — 2010 елның 30 июле, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1954).

СССР ФА Урман институтының эрозия бүлегендә эшли (1984 елдан), СССР ФА Себер бүлегенең Хакас урман һәм үзагач эрозиягә каршы көрәш институты башлыгы (1958 елдан), Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә агрохимия һәм туфрак белеме бүлеге мөдире (1962 елдан), мелиорация кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институты проректоры (1968 елдан), эрозиягә каршы комплексларны проектлау секторы мөдире, бер үк вакытта СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт җир ресурслары фәнни-тикшеренү институтының Татарстан тәҗрибә пункты мөдире (1975 елдан), Казан техник университеты каршындагы Диагностика һәм физик-химик процесслар белән идарә итү фәнни-тикшеренү институтының агроэкология бүлеге мөдире (1993–2002).

Дәүләт бүләге Биектау районы «Чулпан» һәм Арча районы «Игенче» күмәк предприятиеләре мисалында игенчелектә агроландшафт системасының теоретик нигезләрен эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашуы өчен бирелә. Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Противоэрозионное земледелие. К., 1979; 

Казанская агроэкологическая школа: История становления, эстафета идей, методик, технологий. К., 2003; 

Агроландшафтное земледелие. К., 2004 (автордаш); 

Адаптация агроэкосферы к условиям техногенеза. К., 2006 (автордаш).