Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1928 елда нигез салына.

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.

Хәзер Татар-Димескәе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда Абдуллин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – М.Рәхмәтуллин), 1937 елда Пушкин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 елда Куйбышев исемендәге колхоз составына керә (Татар Димескәе авылы), 1996–2008 елларда “Димескәй” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы сарык асрау, ат үрчетү белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 233,
1949 елда – 216,
1958 елда – 121,
1970 елда – 150,
1979 елда – 133,
1989 елда – 93,
2002 елда – 72,
2010 елда – 52,
2015 елда – 56 кеше (татарлар).