Биографиясе

1937 елның 23 ноябре, Кызыл Йолдыз районы Үри Чаллысы авылы –2003 елның 27 октябре, Казан, Питрәч районының Талкыш авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1966 ел).

1966–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек эшендә, 1975–1982 елларда Казан төзүче инженерлар институтында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

«Батыр биеклек яулый» («Батыр набирает высоту», 1974 ел), «Күтәрелү» («Восхождение», 1982 ел), «Яңа буралар» («Новые срубы», 1990 ел) һәм башка очерклар китаплары авторы.

Аның иҗатында төп темаларның берсе – керәшен татарларның тарихы («Сөембикә гвардиячеләренең язмышы» – «Судьба гвардейцев Сеюмбеки», 1993 г.; «Tatarica. Энциклопедия», 1997 г.; «Казан ретро-лексиконы» - «Казанский ретро-лексикон», 2002 г.).