Тарихы

1704 елдан мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крәстияннәр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша, авыл тирәсендә 300 кешедән торган отряд урнаша.

1917 елга кадәр авыл аша Минзәлә – Бөгелмә тракты уза, земство почта станциясе эшли.

1885 елда Архангель Михаил чиркәве төзелә (1921 елда ябыла), укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, XX йөз башында миссионерлык мәктәбе эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1641 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Юшады авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “9 январь” колхозы оештырыла, 1950 елда “Ударник” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елдан – “Урожайный” совхозы, 1965 елдан “Ямашевский” совхозы составына керә, 1988 елдан “Юшады” совхозы үзәге. 2004 елдан – “Юшады” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1957 елда – җидееллык, 1961 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (1989 елда яңа бина төзелә); 2013 елда ябыла.

Авылда клуб, китапханә, кәшәнә (2008 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Куприянов (1956 елда туган) – Минзәлә районы хакимияте башлыгы (2004–2010 елларда), “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыяте директоры (2010–2015 елларда);

А.В.Тюрин (1882–1979) – урманчылык белгече, педагог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Воронеж урман-техник институты ректоры (1930–1943 елларда), Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

И.В.Тюрин (1892–1962) – туфрак белгече, СССР Фәннәр академиясе академигы, геология-минералогия фәннәре докторы, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 221,
1859 елда – 373,
1870 елда – 439,
1884 елда – 520,
1897 елда – 657,
1906 елда – 743,
1913 елда – 887,
1920 елда – 800,
1926 елда – 800,
1938 елда – 627,
1949 елда – 383,
1958 елда – 312,
1979 елда – 205,
1989 елда – 151,
2002 елда – 185,
2010 елда – 169,
2017 елда – 132 кеше (татарлар, руслар, чуашлар).