Биографиясе

1869 елның 5 июне, Елизаветполь губернасы, Шуша шәһәре, хәзерге Таулы Карабах — 1967 елның 1 гыйнвары, Мәскәү, Казанда җирләнә.

1888 елда Казандагы Мария (беренче) кыз балалар гимназиясен тәмамлаганнан соң, Казанда башлангыч мәктәпләрдә эшли.

1889–1965 елларда Казан чукрак-телсезләр училищесендә (1922 елдан — институт, 1943 елдан— мәктәп), 1893–1930 елларда директор, 1930 елдан уку-укыту бүлеге мөдире, 1954–1965 елларда методист-консультант.

Ласточкинаның методик эшләнмәләре басылып чыкмаса да, ул сурдопедагогика үсешенә зур өлеш кертә. Ласточкина җитәкләгән педагогик курсларда авторлык методикасы һәм дидактик эшләнмәләр таратыла. Аның тарафыннан акылга зәгыйфь, ишетмәүче балаларны укыту системасы аеруча зур әһәмияткә ия.

Революциягә кадәрге чорда Казан чукрак-телсезләр училищесе укытуның куелышы буенча Россиядә иң яхшылардан санала, совет чорында дефектолог педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү буенча эре үзәккә әверелә.

1920 елларда Ласточкина җитәкчелегендә ишетмәүче татар балаларын ана телендә укыту оештырыла.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1926 елдан Казан чукрак-телсезләр институты (хәзер — мәктәп), 1972 елдан Казан чукрак-телсезләр мәдәният сарае Ласточкина исемен йөртә.

Хезмәтләре

О мимике. СПб., 1904; Малоспособные глухонемые и их обучение // Тр. Всерос. съезда деятелей по воспитанию, обучению и призрению глухонемых. М., 1911.

Әдәбият

Герои Труда Татарии. 1929–1938 гг.: Док. очерки. К., 1974.