Эчтәлек

1934 елның 22 апреле, Чаллы районы, хәзерге Тукай районы Куады авылы – 2006 елның 12 апреле, Мәскәү.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң (1963), ТАССР Язучылар берлегендә эшли (1963–1964).

1964–1967 елларда Биектау район газетасының мөхәррир урынбасары һәм мөхәррире, 1967–1976 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1976 елдан СССР Министрлар Советы каршындагы дин эшләре буенча Советның өлкән инспекторы (Мәскәү).

1981 елдан РФ Мәгариф (Мәгариф һәм фән – 2004 елдан) министрлыгының Милли мәгариф проблемалары институтында, бер үк вакытта 1995–2000 елларда «Татарские новости» газетасының (Мәскәү) баш мөхәррире.

Әдәбият

Нации и ислам. Казань, 1986.

Проблемы взаимосвязи национальных и религиозных компонентов культуры и быта. М., 2002.