- РУС
- ТАТ
акционерлык җәмгыятьләре, аларның ресурслары үз кыйммәтле кәгазьләрен чыгару һәм халык акчаларын җәлеп итү максатыннан аларны сату исәбенә барлыкка килә
Беренче инвестиция фондлары Бельгиядә (1822), аннары Англиядә һәм АКШта (XX гасыр башы) барлыкка килә.
Россиядә алар 1992 елда ваучер приватизациясе белән бәйле рәвештә пәйда була. Башта Россиядагы инвестиция фондлары ачык, ябык һәм чек фондлары формасында төзелә. Ачык инвестиция фондлары кыйммәтле кәгазьләрне аларны кире сатып алу бурычы белән чыгара, ягъни хуҗасына аның таләбе буенча аларны акча суммасына яки башка мөлкәткә алыштыру хокукын бирә. Ябык инвестиция фондлары кыйммәтле кәгазьләрне эмитент тарафыннан кире сатып алу бурычсыз чыгара. Чек инвестиция фондлары (ЧИФ) — гражданнарның һәм юридик затларның приватизация чекларын дәүләт һәм муниципаль оешмаларны приватизацияләү барышында куллану өчен туплаучы махсуслаштырылган приватизация фонды. РФта 1994 елда 700гә якын, 1997 елда 212 инвестиция фонды эшли, ләкин фонд базарында 30 ЧИФ кына сизелерлек роль уйный. 1999 елдан РФта инвестиция фондлары үз эшчәнлеген акционерлык яки пай (ПИФ) инвестиция фонды формасында алып бара ала.
2002 елда РФта 49 ПИФ эшли, алар клиентлар акчаларын төрле финанс активларына сала; иң керемлеләре акция ПИФлары була.
Татарстанда 1994 елдан 14 инвестиция фонды эшли (акционерларның гомуми саны 640 мең кеше). Приватизацияләнгән предприятиеләр акцияләре активларның 73% ын, дәүләт кыйммәтле кәгазьләре — 22% ын тәшкил итә. Татарстанда ЧИФлар исәбенә «Приватизациянең махсуслаштырылган милли инвестиция фонды», «Алтын башак» керә. 1999 елда алар ачык АҖ итеп үзгәртелә һәм инвестиция фонды буларак эшчәнлекне туктата.
Россияда инвестиция фондлары капитал базарының үсешенең иртә стадиясендә барлыкка килгәнгә, бу аларның тормышка сәләтле финанс арадашчысына әверелүен авырайта. Инвестиция фонды эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк булган акча агымнары базар әйләнеше булмау аркасында җитми. Инвестиция фондларының мәгълүмати ябыклыгы инвесторларның ресурсларын нәтиҗәле җәлеп итүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми.
Федеральный закон «Об инвестиционных фондах» от 29.11.2001 г. № 156-Ф3 // Собрание законодательства РФ. 2001. № 49.
Алексеев М.Ю. Рынок ценных бумаг. М., 1992;
Миркин Я.М. Ценные бумаги и фондовый рынок. М., 1995;
Рубцов Б.Б. Зарубежные фондовые рынки. М., 1996;
Рынок ценных бумаг. М., 1996.
Автор — Ф.И.Харисова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.