Чыгу вакыты

1923 елда Берлинда татар телендә нәшер ителә. Журналда Г.Исхакый, Ф.Туктаров һ.б. мәкаләләре басыла.

Темалары

«Азат Шәрык» битләрендә дөньядагы һәм СССРдагы сәяси хәлләргә анализ бирелә. Журналның наширләре татар халкын милли яңарышка, большевиклар диктатурасына каршы көрәшкә чакыралар, «кызыл террор»ны гаепләп чыгалар.

Әдәбият

Ибраһимов Г. Әсәрләр. Казан, 1986. 6 т.