Биографиясе

1852 – ?

Сәүдәгәрләр гаиләсеннән.

Казанда йортлар, Түбән Новгород (Мәкәрҗә) ярминкәсендә сәүдә кибетләре хуҗасы.

1893–1901 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

1887–1895 елларда Александр исемендәге хастаханәнең, 1897 елдан 21нче Казан шәһәр башлангыч белем бирү училищесенең, 1902 елдан Печище земство училищесенең попечителе.

Россия Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе хисап-ссуда комитеты әгъзасы (1897–1902).

Бүләкләре

Станислав тасмалы көмеш медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р., Хайрутдинова Л.Ф. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.

Авторлар – Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов