Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2200 кв.км. Үзәге – Каменка шәһәре (Пенза шәһәреннән 75 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 57141 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 9106 кеше. Тупланып, район үзәгендә (4032 кеше), Кикино (1692), Кабылкин (1650), Мачали (790), Ятмис (754), Тәләтен (188) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Керенск өязенең Мачали авылыннан (хәзер Пенза өлкәсенең Вадинск районына керә) күчкән татарлар район территориясендә XVIII йөздә урнаша башлыйлар.

1917 елда Кабылкин һәм Тәләтен авылларында өч мәчет һәм ике мәдрәсә эшли. 1918 елда Ятмиста мәктәп ачыла, анда 1946 елга кадәр укыту татар телендә алып барыла.

Хәзерге вакытта районда Татар мәдәнияте җәмгыяте (2003 елдан, Каменка авылы), «Миләшләр» (Ятмис авылы), «Дуслык» (1984 елдан) фольклор һәм «Тамчылар» балалар бию коллективлары (икесе дә – Кикино авылы), «Ак каен» (Мачали авылы); «Бәйрәм» (1994 елдан, 2004 елдан – халык ансамбле), «Дусларым» балалар вокаль һәм «Тургайлар» хореография коллективлары (барысы да – Каменка авылы) эшли.

Ел саен районда Сабан туе (1999 елдан) һәм татар җыры фестивале (2011 елдан) үткәрелә. 2016 елда «Әбикәй матуркай» конкурсы булып уза.

2014 елдан Каменка, Кикино (икешәр), Кабылкин, Ятмис, Тәләтен авылларында мәчетләр бар.

Күренекле кешеләре

Каменка районында дин һәм җәмәгать эшлеклесе М.Я.Бигиев, язучы З.Я.Бигиев (версияләрнең берсе буенча), Советлар Союзы Герое А.Х.Акҗегетов (Мачали авылы), Дан орденының тулы кавлеры Х.И.Янаев (Ятмис авылы), медицина фәннәре докторы З.И.Уразгилдиев, селекционер К.С.Дәүликамов, шагыйрь Х.Г.Шабанов (барысы да – Мачали авылы) туган.

РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы инженеры К.А.Дәүликамовның тормышы һәм эшчәнлеге Каменка районы белән бәйле.