Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 2409 кв.км. Үзәге – Барда авылы (Пермь шәһәреннән 165 км ераклыкта урнашакан).

Халкы – 247000 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 9050 кеше.

Район халкының күпчелеге, рәсми рәвештә башкортлар булып саналса да, татар телендә сөйләшә. Татарлар яши торган иң зур авыллар: Барда (3147 кеше), Сараши (1079), Озын Ялан (855), Үдик (789), Әрҗән (758).

Татар җәмгыяте тормышы

1998/99 уку елында районның ундүрт мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын 2840 укучы предмет буларак өйрәнә.

1918 елдан район театры (1959 елда – халык театры, 1988 елда үрнәк театр исеме бирелә) эшли.

1931 елдан «Таң» газетасы нәшер ителә. 1993 елдан газета редакциясе каршында татар китапларын бастырып чыгаручы нәшрият эшли. Шушы ук елдан ««Тол буйлары» Барда районы җирле телерадиотапшырулары» муниципаль бюджет учреждениесе эшли, татар һәм рус телләрендә тапшырулар чыгара. Тапшырулар Көңгер, Октябрь, Оса, Уя, Частые һәм төбәкнең башка районнарында трансляцияләнә.

Татар иҗат коллективлары:

  • «Дуслык» балалар бию ансамбле (1981 елдан),
  • «Өмет» ветераннар хоры (Барда авылы, җитәкчесе –Г.И.Ибраһимова),
  • «Барда гүзәле» вокаль ансамбле (Барда авылы, җитәкчесе – Г.И.Ибраһимова),
  • «Асылъяр» эстрада-фольклор коллективы (Озын Ялан авылы, җитәкчесе – Р.Г.Әмиров),
  • «Нурлы» бию коллективы (Барда авылы, җитәкчесе – З.Ә.Нурыева),
  • «Алтынай» һәм «Ассорти» бию коллективлары (Барда авылы, җитәкчесе – А.Р.Әмирова),
  • «Каенсар» фольклор коллективы (Танып авылы, җитәкчесе – Т.Г.Әҗмәгулова) эшли.

«Туган ягым моңнары» татар һәм башкорт халык иҗаты фестивале (Барда авылы) һәм ТАССРның халык артисты Д.Н.Кузаева истәлегенә багышланган район театр фестивале (Төнгүк авылы) даими уздырыла. «Таң йолдызы» әдәби берләшмәсе эшли.

Пермь крае татарлары турында интернет сайты бар.

Күренекле кешеләре

Районда:

  • Советлар Союзы Герое Ш.Г.Казанбаев,
  • Дан орденының тулы кавалерлары З.Х.Әминов һәм Ә.Г.Даутов;
  • генерал-майор А.Ф.Карпатов;
  • РМФА академигы А.Т.Алдаров,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары А.Х.Мукатанов һәм И.Г.Юлушев,
  • техник фәннәр докторлары Г.К.Ибраев һәм Р.Д.Мөхәммәдъяров,
  • физика-математика фәннәре докторы В.М.Турпанова,
  • педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе М.Г.Имашев,
  • фольклорчы, шагыйрь Р.Ф.Ягъфәров,
  • ТАССРның халык артисты Д.Н.Кузаева туган.