Биографиясе

1865 ел, Сембер губернасы – ?

П.В.Знаменский шәкерте. Казан руханилар академиясен тәмамлый (1889), шунда ук укыта, 1899 елдан рус гражданлык җәмгыяте тарихы кафедрасы профессоры.

1911 елдан Тифлис шәһәрендә Хатын-кызлар югары курслары директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре чиркәү тарихына карый.

Докторлык диссертациясе Изге Синод прокурорлары эшчәнлегенә багышлана һәм галимнәр, чиркәү әһелләре арасында бәхәсләр тудыра. Консерватив руханилар Благовидовны дин нигезләрен бозып күрсәтүдә һәм либерализмда, яңалык кертүдә гаеплиләр.

Хезмәтләре

Русское духовенство в отношении к народному образованию в царствование Александра II. Казань, 1892.

Обер-прокуроры Святого Синода в XVIII и первой половине XIX веков. Казань, 1899.

Автор – Е.В.Липаков