Мәчетләрнең тәүге үрнәкләре

Урта Идел территориясендә беренче мәчетләр Идел буе Болгар дәүләтендә X йөздә барлыкка килә. Биләр шәһәрлегендә гарәп архитектурасы тибындагы күп колонналы X йөз бинасы — җамигъ мәчетенең археологик калдыклары сакланып калган. XIV йөздә Алтын Урданың Болгар олысы башкаласы Болгар шәһәрендә күп колонналы мәчет төзелә (хәзер Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы; шулай ук кара: Болгар җамигъ мәчете, Кече манара).

Әлеге чорның мөселман дини архитектурасында сәлҗүкләр архитектурасының йогынтысы нык сизелә. Алтын Урда таркалганнан соң, мөселман дини төзелеш традицияләре Казан ханлыгы архитектурасында дәвам итә. Ханлыкның монументаль мәчетләре госманлылар стилендә төзелгән дип фаразлана. Авыл мәчетенең җирле традицион төре агачтан буралган, манарасы ике яки дүрт кыеклы түбәгә урнаштырылган бинадан гыйбарәт була.

Казан төбәгендә мәчетнең 5 төре:

  • квартал яки «мәхәллә мәчете»;
  • бәйрәм намазлары өчен җамигъ яки «җомга мәчете»;
  • үзәк башкала «кәбирәсе»;
  • гомуми шәһәр мосалласы;
  • зиратта гыйбадәт кылу мәчете булуы мәгълүм.

XVI йөздән башлап мәхәллә һәм җамигъ мәчетләре генә төзелә. Казан ханлыгын Рус дәүләте яулаганнан соң (1552), татар монументаль дини архитектурасы үсүдән туктый, Казанда мәчетләр төзү тыела.

Мәчет төзүне тыю

1593 елгы патша боерыгында Казан воеводаларына катгый рәвештә: «Һәм сез барлык татар мәчетләрен себереп түгегез, алга таба татарларга һич тә мәчет төзергә рөхсәт бирмәгез», — диелә.

Сенатның «Казан губернасында мәчетләр төзергә рөхсәт бирмәү турында»гы 1742 елгы фәрманы да шулай ук мөселманнарга һәм татарларга катгый каршы юнәлештә була, 1744 елга Казан һәм Зөя провинцияләрендәге 536 мәчетнең 418 е җимертелә.

Яңа мәчетләр төзү

Мәчкәрә авылы мәчете. 1791

Екатерина II хакимлеге чорында Россия мөселманнарына карата дини сәясәт шактый үзгәрә. 1760 елларның 2 нче яртысыннан Казан төбәгендә таш мәчетләр салына башлый. Рус профессиональ архитекторлары, заллы, манаралары түбәгә урнаштырылган традицион мәчет тибыннан файдаланып, аларны гомумроссия стилендә төзергә керешәләр.

Башлыча бер яки ике заллы, хуҗалык бүлмәләре беренче катта яки келәт астында, манаралары түбәгә урнаштырылган мәчетләр калкып чыга. Манаралар, кагыйдә буларак, яруслы итеп төзелә. Яруслар формалары һәм зурлыклары буенча аерылып торган, кечкенә түбәле кәрнизләр белән бүленгән. Беренче типтагы мәчетне бизәгәндә (мәсәлән, Кышкар мәчете һәм Мәчкәрә мәчете), барокко стиле архитектурасы һәм татар бизәлеш сәнгате элементларын аралаштыру алымы кулланыла.

XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында шәһәр архитектурасы йогынтысында түбәнең кадаксыз төре (бүрәнә фронтон) — атламалы түбәгә, манараның буралы конструкциясе каркасына алыштырыла. Бүрәнә диварларның чыгынтыларын лопатка яки пилястрлар белән бизәп, такта белән тышлый башлыйлар. Шушы ук чорда мәчет биналарында такта кәрнизләр, көньяк һәм төньяк фронтоннарда чорма тәрәзәләре, түбә асты куышлары, ике колонна өстендә ике кыеклы түбәле өйалды баскычы һ.б. барлыкка килә. Татар мәчетләрендә ислам дине билгесе — ярымай (манарада, гөмбәз очларында һәм михраб өстендә) чагыштырмача XVIII йөз ахырында күренә башлый.

Әсән-Елга мәчете — Татарстанда безнең көннәргә кадәр сакланып калган бердәнбер татар агач дини архитектура истәлекләреннән берсе (XVIII йөз ахыры). XVIII йөз ахырында — XIX йөзнең 1 нче чирегендә манарасы түбәгә урнашкан бер яки ике заллы гадәти мәчет катгый классицизм формаларында төзелә (Ташкичү мәчете һәм Байлар Сабасы авылындагы мәчет). Ләкин бу чорда мәчетләрнең күпчелеге агачтан салына. Шәһәрдә яки авылларда агач мәчет фасадларын һәм интерьерларын бизәгәндә классицизм архитектурасы элементлары кулланыла: киң кәрниз, тоскан ордерындагы лопаткалар һәм пилястрлар, капительле агач колонналар рәвешендәге ордер элементлары, баскыч һәм балкон култыксаларындагы балясиналар.

XIX йөз башында Россиядә архитектурага һәм төзелешкә, шул исәптән мөселман дини корылмаларына билгеле кагыйдәләр кертелә. Кануни актлар авыл мәчетләрен якындагы йорт-каралтылардан 10 сажиннан да ким булмаган ераклыктагы мәйданнарга яки үзәк урамнарга салуны күздә тота (гадәттә, авыл мәчете авыл үзәгендәге елга буена яки тыкрыкка салына). 2–3 мең халкы булган зур татар авылларында берничә мәчет эшли. Төзелеш өчен рөхсәт алына һәм проект ясала.

1829 елларда беренче проект басылып чыга (Казан губернасында яклау тапмый), 1844 елда гөмбәзле манарасы төньякка һәм ишеге аның аскы ярусына урнашкан татар мәчете проектының яңа үрнәге раслана. XIX йөзнең 2 нче яртысында күп кенә мәчетләр, мәсәлән, Мамадыш өязендәге Кәчимир һәм Казиле авылларындагы мәчетләр, Чистай шәһәренең беренче мәчете төрле архитектур формалар катнашкан үрнәк проект буенча төзелә.

1863 елда моңарчы катгый кысаларда булган мәчет проектлары үрнәкләренең композициясен һәм планын ирекле сайлау рөхсәт ителә.

1920–1930 елларда күп кенә мәчетләрнең эшчәнлеге туктатыла, биналары төрле учреждениеләр тарафыннан яки хуҗалык максатларында файдаланыла башлый.

Мәрҗани мәчете. 1766–1770 еллар

Архитекторы В.И. Кафтырев (фаразлауларча). Казан

Яңа формалардагы мәчетләр

1980 еллар ахырында үзгәртеп кору башлангач, мөселман мәхәлләләре кабат оеша, тарихи мәчет биналары мөселманнарга кайтарыла, яңалары төзелә башлый. Яңа оешкан мөселман мәхәлләләре тормышында хатын-кызларның актив катнашуы мәчетләрнең функцияләре киңәюгә китерә. Мәчет төзүдә революциягә кадәрге үрнәкләргә иярү, гадәти күләмле-планлаштырылган чишелешләрдән файдалану әкренләп яңа композицияле карарлар эзләү һәм куллану белән алыштырыла башлый.

Мәчетнең функциясен оештыру 2 төргә бүлеп карала: гыйбадәт заллары анфилада рәвешендә ир-атлар өчен төп катта һәм хатын-кызлар өчен ниргәдә яки беренче катта була, ишекләре аерым куела. Мәчет эче вестибюль һәм холлдан башка тагын арулану һәм тәһарәт алу, ял итү һәм укучыларга дәрес бирү бүлмәләренә, китапханәгә бүленә. Икенче юнәлеш Казандагы һәм республиканың зур шәһәрләрендәге дини биналарга хас. Залы гөмбәзле, үзәк манарасы төньякта, ишек өстендә урнашкан мәчет тибы киң тарала башлый.

Казандагы «Печән базары мәчетенең» («Нурулла») композициясе дә шуңа охшаган. Татар мәчете образын шәркый-мөселман, болгар һәм татар халык архитектурасы үрнәкләрен чагылдырган яңа формаларда иҗат итәргә омтылу Менделеев шәһәрендәге «Таң» мәчете, Чаллыдагы «Әбүзәр» биналарында сизелә. Чаллы шәһәрендәге «Тәүбә» мәчете гөмбәзсез ике кыеклы түбә белән ябылган. Теләче авылындагы мәчет заллары соңгы елларда киң таралган диагональ рәвештә урнашуы белән үзенчәлекле.

Кайвакыт мәчетнең гомуми композициясе һәм зал түбәсе диагональ үзәк буенча төзелә (Казандагы «Болгар» мәчете; Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылындагы мәчет, 1997, архитекторлар Т.М.Агишев, И.Н.Агишева һ.б.). Күпманаралы Түбән Кама җамигъ мәчетенең залы диагональ рәвештә оештырылган мәчет тибына керә, монда дини ихтыяҗлар дини-агарту бурычлары белән бергә башкарыла. Мәчет композициясен катлауландыру, аны нәфис архитектур алымнар белән баету күренеше Чаллыдагы «Ихлас», Алабугадагы «Җамигъ» мәчетләрендә, Р.Г.Галиев исемендәге Әлмәт мөселман дини мәгърифәт үзәгендә һ.б.да гәүдәләнеш таба.

2013 ел башына Татарстанда 1325 мәчет исәпләнә.

Шулай ук кара: Казан мәчетләре, Мәскәү мәчетләре, Манара, Михраб.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1991;

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова