Биографиясе

1815 елның 22 феврале, Тобол губернасы, Ишем өязе Безруково авылы – 1869 елның 18 августы, Тобол шәһәре.

Петербург университетын тәмамлый (1834 ел). 1836 елдан Тобол шәһәрендә яши. Гимназиядә укытучы, инспектор, директор булып эшли.

Иҗаты

Язучы буларак П.П.Ершовны «Канатлы ат» («Конёк-горбунок», 1984 ел) исемле әкияте таныта.

П.П.Ершов Себер халыклары, шул исәптән Себер татарлары фольклорын өйрәнә; фольклор әсәрләренә нигезләнеп, әдәби әсәрләр яза. 1838 елда С.-Петербургта «Современник» журналында басылган «Сүзге» поэмасы нигезендә Урта Иртеш татарларының Себер ханы Күчүмнең икенче хатыны турындагы легендасы ята. В.Г.Белинский поэмага уңай бәя бирә. 1896 елда Тобол композиторы И.Е.Корнилов поэма сюжетына «Сүзге» операсын яза. 1920 елда шул ук сюжетка Е.Г.Маляревский драма иҗат итә, ул һәвәскәр һәм профессор сәхнәләрдә куела. 1940 елда поэма татар теленә тәрҗемә ителә.

П.П.Ершовның Себер татарлары риваятьләренә нигезләнеп язылган хикәяләрендә фольклорның эзенчәлекле стиле һәм теле уңышлы файдаланыла. «Тимерче Бәзим, яхуд Зирәк ярлы» («Кузнец Базим, или Прозорливость бедняка») пьесасы үзәгендә – прототибы җирле татар тимерчесе булган булдыклы кеше образы сурәтләнә.

Әсәрләре

Сочинения. Омск, 1950;

Сузге. Иркутск, 1984.                              

Автор –А.С.Иванов